Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Юбилей уңаеннан - 60 км ара

60 км ара - Әлмәт йөзүчеләре шәһәрнең 60 еллык юбилее уңаеннан шундый озынлыктагы араны йөзеп узарга ниятләде. Укучылар исә моңа 10 км өстәп Татарстан нефтьчеләренең 70 еллык юбилейларына бүләк ясамакчы. Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә әлеге акциягә старт бирделәр. Эстафета көне буена дәвам итте. Физик мөмкинлегеннән чыгып һәр спортчы 500...

60 км ара - Әлмәт йөзүчеләре шәһәрнең 60 еллык юбилее уңаеннан шундый озынлыктагы араны йөзеп узарга ниятләде. Укучылар исә моңа 10 км өстәп Татарстан нефтьчеләренең 70 еллык юбилейларына бүләк ясамакчы. Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә әлеге акциягә старт бирделәр. Эстафета көне буена дәвам итте. Физик мөмкинлегеннән чыгып һәр спортчы 500 метрдан алып 3 км-га кадәр ара узды.

Бу көнне чара кунагы булган район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов Эдуард Вәлиәхмәтов һәм Константин Бодровка йөзү буенча спорт мастерына кандидат таныклыгын тапшырды. Нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен педагоглар Валерий Денисов һәм Ксения Ожегина физкультура, спорт һәм туризм идарәсенең мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250