Хәзерге вакытта җыелма командага яңа баш тренер эзләнә. Чөнки Леонид Слуцкий әлеге вазифадан баш тартып, ЦСКА командасы белән генә эшләүне өстен күрде. Аның урынына килгән белгечкә яңа җыелма төзергә туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Россия җыелмасын таратуны сорап үткәрелгән петиция 900 меңнән артык имза җыйды. Ил халкының әлеге адымга баруына хурлыклы Европа чемпионаты һәм Александр Кокорин белән Павел Мамаевның Монте-Карлодагы зурдан кубып бәйрәм итүе сәбәпче булды.