Нефтьчеләр мәйданында зур ачылыш көтелә
Һава торышы

Нефтьчеләр мәйданында зур ачылыш көтелә

Спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итүче, мөмкинлекләр тудыручы иң масштаблы проект яңа форматка күчә - «Яшел фитнес» ел әйләнәсенә уздырыла башлаячак.

6 ноябрьдә 10.30 сәгатьтә Нефтьчеләр мәйданында проектны тантаналы ачу чарасы көтелә. Хәзер «Яшел фитнес» һәр сезон саен яңартылып, һәр якшәмбе әлмәтлеләрне төрле фитнес-юнәлешләр белән сөендерәчәк. Шулай ук командалар өчен күнекмәләр, күңелле бәйге-ярышлар, бүләкләр уйнату да планлаштырыла.