Әлмәтлеләргә Братинаны тапшыралар
Күпсанлы сораулар буенча Братина кубогын кабат халык хозурына тапшыралар.
27 августта 9 дан 15 сәгатькә кадәр әлеге 19 килограммлы хоккей сөючеләр өчен кадерле булган кубок белән «Татнефть»нең «Яшьлек» микрорайонында урнашкан 380 нче автоягулык салу станциясендә фотога төшәргә була. Сәгать икедә кубок ияләре Умед Гыйльманов һәм Сергей Парфирьев белән очрашу, «Нефтяник» хоккей клубы призлары белән бәйгеләр һәм башкалар оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа