Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене утын урлаган өчен хөкем иттеләр

Җинаять эше кысаларында гражданлык дәгъвасы канәгатьләндерелде.

2020 елның декабрендә Әлмәт районында яшәүче кеше яшерен рәвештә  4,48 куб метрлы, гомуми бәясе 7300 сумлык утын урлаган. Җинаять урыныннан ул качып китә, урланган милекне  үз ихтыяры буенча куллана.

Гаепләнүче үзен урлауда гаепле дип танымый һәм зыян күрүченең үзе аңа утын алырга рөхсәт иткәнен аңлата.

Зыян күрүче утын алуга бернинди рөхсәт бирмәвен һәм гаепләнүче белән аралашмавын аңлата.


Гаепләнүченең гамәлләрен суд РФ ҖК 158 маддәсенең 1 өлеше буенча урлау, ягъни чит кешенең мөлкәтен яшерен урлау дип бәяли.

Суд гаепләү белән килүне, алдан тикшерү барышында җинаятьне ачуга һәм тикшерүгә актив ярдәм итүне (РФ ҖК 61 маддәсенең 1 өлеше), гаепләнүченең һәм аның якын кешеләренең сәламәтлеге, гаепләнүченең өлкән яшьтәге булуын йомшартучы шартлар буларак таныды.

Суд аңа 8 айга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны катгый режимлы төзәтү колониясендә үтүне билгели.

РФ ҖК 78 маддәсенең 1 өлеше А пункты нигезендә хөкем ителүчене билгеләнгән җәзадан сроклары тәмамлану сәбәпле азат итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса