Әлмәттә тагын 1 кеше коронавирус йоктырган
Коронавирус

Әлмәттә тагын 1 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус белән авыруның 33 очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә коронавирусның яңа 33 очрагы ачыкланган. 19 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 14 кеше өйдә дәвалана.

14 майга Татарстанда 20 944 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле  17 923 (+55) кеше терелгән.