Татарстанда тагын өч кеше коронавирус корбаны булган
Коронавирус

Татарстанда тагын өч кеше коронавирус корбаны булган

Татарстанда Covid-19 корбаннарының гомуми саны 478гә җитте.

Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән үлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, коронавирустан 1941 һәм 1953 елгы хатын-кызлар, шулай ук 1938 елгы ир-ат үлгән.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды», — дип искәрттеләр ведомствода. 

 

Чыганак