Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 90 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 90 очрагы ачыкланган. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 74 кеше өйдә дәвалана.
⠀
6 декабрьгә Татарстанда 10 865 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 9479 (+61) кеше терелгән.