Яңа коронавирус инфекциясе вирусын антибиотиклар белән дәваларга тырышып, күпчелек кеше ялгыша.
Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-клиник фармакологы Раушан Мәмлиев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында мондый терапиянең куркыныч булуы турында сөйләде.
«Ниндидер инфекцияне дәвалаганда без һәрвакытта да әлеге инфекциягә каршы нәтиҗәле булган дарулар билгелибез һәм биредә вируслы инфекциягә (Covid-19 – нәкъ шундый инфекция) бернинди антибиотик та йогынты ясамавын танырга кирәк», - дип искәртте ул.
Табиб аңлатканча, антибиотиклар вирусны түгел, ә бактерияне үтерә. Нәтиҗәдә, яңа коронавирус инфекциясенә каршы үзлегеннән антибиотиклар кабул итүче татарстанлылар мондый дәвалануның бернинди нәтиҗәсен тоймый.