Ике бала суда баткан
Фаҗигаләр

Ике бала суда баткан

Су коену сезоны башланганлыктан, ата-аналар үз балаларына игътибарлырак булсалар иде.

Агымдагы елда Татарстанда 14 кеше һәм шул исәптән, ике бала суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында бата. Май азагында Чаллыда һәм Зәйдә 14 яшьлек ике яшүсмер үлә.

Татарстанда бүген 37 официаль пляж бар. Шуларның 18 ендә генә сук коенырга ярый.