Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Санитар-экологик икеайлыкта 80 меңнән артык әлмәтле катнашты

Территорияләрне җыештыруга меңнән артык берәмлек техника җәлеп ителгән.

Әлмәт районында 31 майда санитар-экологик икеайлык тәмамланды. Анда 80 меңнән артык әлмәтле катнаша. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

- Бу искиткеч зур сан. Соңгы халык санын алу буенча безнең районда 225 мең кеше яши дип исәпләсәк, 80 мең кеше – бу чараларда турыдан-туры катнашучыларның 1/3 өлешеннән артыгы. Бу чыннан да шәп, - диде район башлыгы һәм әлмәтлеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Ул икеайлык барышында меңнән артык берәмлек техника җәлеп ителгәнен һәм 26 мең «куб» калдыклар чыгарылганын өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса