Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чисталык үзебез өчен: шәһәребез ялт итсен!

1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башланды. Экомарафон торак пунктларны санитар чистарту, кыштан калган чүп-чарны җыештыру, бар җирне тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү максатыннан оештырыла.

Республиканың һәр почмагында 1 апрельдән экологик өмәләр башланды.

Гомумрайон өмәләре Әлмәттә 15 апрель һәм 13 майга билге-ләнде. Тик һава торышы җылы булу сәбәпле, әлмәтлеләр бу көннәрнең килеп җиткәнен көтмичә, җыештыру эшләрен алдан башлап җибәр-деләр.

- Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында экологик икеайлык кысаларында эш актив алып барыла. Узган атнада шәһәрнең муниципаль учреждениеләре белән юл кырыйларын җыелган пычрактан, тузаннан чистарттык. Идарәче компанияләр үзләренең территория-ләрендә җыештыру эшләрен тәмамладылар диярлек. Ике атна дәвамында барлык чүп-чар җыелды, ишегаллары чистарды. Территориаль иҗтимагый советлар, шәһәр оешмалары да гомумшәһәр өмәсен көтмичә җы-ештыру эшләренә кушылдылар. Шунысын билгеләп үтәргә телим, шәһәр халкы да үзләре яшәгән өй тирәләрен җыештыруда бик теләп катнаша. Әлмәтне яшелләндерү буенча да эш дәвам итә. Бы-ел без шәһәр сусак-лагычының йөрү зонасы территория-сендә киселергә тиешле куакларны һәм алмагачларны күчереп утырттык, чөнки анда төзекләндерү эшләре көтелә. Шуңа күрә без әлеге агачларны идарәче компания-ләргә тапшырдык.  Бу куакларны Җәлил урамы, 23 нче йорт адресы буенча урнашкан ишегалдында утыртык. Анда яшәүчеләр өмәдә, ишегалларын яшелләндерүдә тырышып эшләделәр, - дип сөйләде экология һәм төзекләндерү департаменты директоры урынбасары Дарья Орлова.

Аның сүзләренә караганда, Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан шәһәр студентлары һәм волонтерлары һәйкәлләр территориясен җыештыру буенча гомумшәһәр челендж-эстафета игълан иткәннәр.

- 7 апрельдән 9 майга кадәр һәйкәлләр территорияләрен җы-ештыру эшләре бара. Бу акциядә урта һәм югары уку йортлары студентлары катнаша. Җыештыру эшләре ел саен алып барыла. Бүгенге көндә Әлмәт районында «Чиста булачак» («Будет чисто»)  хәрәкәте эшләп килә. Экологик юнәлеш буенча эшләүче аерым команда бар. Алар ай саен 7 гә якын экологик чара уздыралар.  Россиядә, Татарстанда оештырыла торган бәйгеләрдә катнашалар. Күптән түгел яшьләрне бу эш-кә җәлеп итәр өчен форум уздырдык. Волонтерларны бу юнә-леш буенча эшләү мөм-кинлекләре белән, алар өчен булдырылган проектлар белән таныштырдылар, - дип билгеләп үтте «Игелек-ле Әлмәт» волонтерлар үзәге җитәкчесе Светлана Шәрәфиева.

 

Экологик икеайлык барышында шәһәрдә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында агачлар утырту, яр буйларын чистарту , «Россия суы» , «Макулатурага алмашка үсентеләр» табигатьне саклау акцияләре дә узачак дип планлаштырыла.

 

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса