Әлмәт ислам мәдрәсәсе кызлары илкүләм Коръән укучылар бәйгесендә җиңү яулады
Бәйге ике этапта узды.
Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлеге конкурс һәр елдагыча Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы мөхтәсибәте тарафыннан Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән оештырылды, дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте.
Бәйгенең беренче көнендә 60 катнашучы сайлап алу турында көч сынашты. Икенче көнендә исә иртәдән Урыссу бистәсе Мәдәният йортында финалга чыккан 28 кыз 4 номинация буенча ярышты.
Әлмәт ислам мәдрәсәсе кызлары сынатмадылар.
"Коръәннең 3 (28, 29, 30) җүзен яттан белү" номинациясендә 1 нче урынны Аиша Кушматова яулады.
"Коръәннең 7 (24, 25, 26, 27, 28, 29, 30) җүзен яттан белү" номинациясендә 2 нче урынга Әминә Хәнҗәрова лаек булды.
Фото: Әлмәт мөхтәсибәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа