Әлмәт районында 100 ел элек җимерелгән храмга гөмбәз куелды
Кичү авылындагы Изге Богородица чиркәвенә алтын гөмбәз куелды.
Аны Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий изгеләндерде.
Чиркәүгә 1730 елда нигез салына. Йөз елдан соң бина Уфа миссионерлар комитеты ярдәме белән яңадан торгызыла. Ул вакытта аны классицизмнан эклектикага күчү формасында төзегәннәр. Архивларда гыйбадәтханәнең ябылу вакыты сакланмаган – кайбер мәгълүматлар буенча, бу XIX гасырның 30 нчы елларында булган.
Аннан соң бина ашлык саклау урыны буларак кулланылган, соңрак анда планетарий һәм Икмәк музее ачарга ниятләгәннәр. 2003 елда гына биредә кабат хезмәт күрсәтә башлыйлар. 19 ел эчендә авыл халкы һәм хәйриячеләр түбәне торгыза, тәрәзәләр, ишекләр куя һәм җылыту миче урнаштыра, шулай ук чаң кагуны көйлиләр, дип хәбәр итә "Татар-информ" Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа