27 февраль 2019 яңалыклары
-
Бүген Әлмәттә юл һәлакәте булды
27 февраль көнне 6 сәгать 20 минутта Казан-Оренбург юлының 242 километрында юл һәлакәте була.
-
Басков Ольга Бузовага тәкъдим ясаган
Комидан блогер Константин Басков Ольга Бузовага авыл йортына күчәргә тәкъдим итте.
-
Россиядә эшкә яраклы яшьтәге хатын-кызлар үлеменең төп сәбәпләрен атадылар
2017 елда яман шеш һәм яман булмаган шешләрдән эшкә яраклы яшьтәге 19,6 мең хатын-кыз үлгән.
-
Әлмәттә "Коймаклы йөгерү" узачак
“Яшел фитнес” проектының кышкы сезонын оештыручылар язны бергәләп каршы алырга чакыра.
-
Гүзәл Уразова тамашачыларын туган көн белән котлый
Февраль ахыры якынлашкан саен барыбызның да башында туган беренче фикер, әлбәттә – «Тиздән яз җитә!» Һәм...февральнең 29нчы көне 4 елга бер генә килү сәбәпле, айның нәкъ менә шушы көнендә туучылар туган көннәрен кайчан һәм ничек билгели икән дигән сорау.
-
Авыруны трактор чүмечендә алып барган өчен, авыл башлыгын җәзага тартырга таләп итәләр
Юлны кар каплау аркасында, ашыгыч ярдәм машинасы авыру хатын йорты янына керә алмаган.
-
Кариев театры гастрольләр белән Әлмәткә килә
Театр сөючеләрне исемле ел сөендерүен дәвам итә. Бу атнада Әлмәт театры үзендә кунаклар кабул итәчәк – Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 спектаклен безнең хозурга тәкъдим итә. Кариевлыларның бу Әлмәттәге беренче гастрольләре, димәк, имтихан җитди булачак!
-
Әлмәтле өендә шартлаткыч саклаган
37 яшьлек Әлмәт кешесе шартлаткыч матдәләрне законсыз төстә саклаган өчен шартлы рәвештә хөкем ителде.
-
Илсөя Бәдретдинова: «Койма артыннан өреп яткан карт этләр кебек»
«Хөрмәтле язылучыларым, ник комментларыгызны сыздырасыз соң сез? Язгансыз икән...торсын инде! Ямьсез так ямьсез... трансвестит так трансвествит... Минем, сүгенү сүзе кермәгән һәм башкаларны мыскыл итмәгән бер коментны да сыздырганым юк! Барыгызны да укыйм! Ябык аккаунтлардан язып ятучыларның кемнәр икәнен дә беләм хәтта. Койма артыннан өреп яткан карт этләр кебек. Тешли дә алмый...ләкин, берәрсе игътибар итмәсме икән дип өреп ята инде ул. Тормыш шундый кызык. Барыгызга да хәерле көннәр!» - дип яза җырчы шәхси аккаунтында.
-
Рөстәм Миңнеханов Чаллы полициясендәге юлбарысны Казан зоопаркына урнаштырырга кушты
Республикада хайваннарны яклаучылар Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп, юлбарысны Запашныйлар династиясе циркына бирмәүне сорады.
-
Әлмәттә волейбол буенча Бөтенроссия турниры узды
21 февралендә «Татнефть» спорт комплексында Ватанны саклаучылар көненә багышланган 2004-2005 һәм 2008-2009 елларда туган егетләр арасында волейбол буенча Бөтенроссия турниры башланып китте.
-
Салават Фәтхетдинов: «Барыбызга да кем күргән бу язманы шул яшькә җитәргә язсын»
«Ижевск шәһәрендә концертка 97 яшьлек Маһинур әби килде. Алхамдулиллә, Сөбханалла. Барыбызда кем күргән бу язманы шул яшкә җитәргә язсын. Күнел тынычлыгы тәннәрегезгә сихәт телим. Амин» - дип яза аккаунтында җырчы. Менә бит!!! Салават Фәтхетдиновны яшьләр генә түгел, олы яшьтәге әбиләребез дә яратып тыңлый.
-
Татарстан мөфтияте һәм Мөселманнарга психологик ярдәм оешмасы хезмәттәшлек итәчәк
Ике иҗтимагый оешма киләчәктә балалар һәм яшьләр, ирләр һәм хатын-кызлар кебек төрле аудиторияләр белән эшләячәк.
-
Әлмәт ата-аналары имтихан тапшырды
26 февраль көнне 12 нче мәктәптә рус теле буенча “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” акциясе узды.
-
Татарстанда бер яшьлек баланың башы баскыч култыксасына кысылып калган
Сабый балага коткаручылар ярдәм иткән.