26 май 2020 яңалыклары
-
Кремльдә Конституциягә төзәтмәләр Covid-19 пандемиясе нәтиҗәсендә актуальлеген югалтмады дип саныйлар
Коронавирус таралу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин илнең төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне соңрак вакытка күчерде.
-
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган төп чаралар өч тарихи датага бәйле булачак
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган төп бәйрәм чараларын өч көндә үткәрү планлаштырылган: 27 май (1920 елның 27 маенда ТАССР турында декрет Мәскәүдә кабул ителә), 25 июнь (ТАССР хөкүмәте барлыкка килгән көн) һәм 30 август (1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн).
-
Татарстанда яңгыр көтелә
Аерым районнарда яшен.
-
Минтимер Шәймиев: "Республика флагы уңышлы һәм игелекле эшләр байрагы булып тора"
Татарстан Республикасы флагы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уңышлы һәм игелекле эшләр байрагына әверелде.
-
Битлек йөздән көзгә кадәр төшмәячәк
Матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, битлек кию режимы көзгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Җиңү парады үткәрелү көне билгеле
РФ Президенты Владимир Путин Җиңү парадын 24 июньдә, "Үлемсез полк"ны 26 июльдә үткәрү турында әйтте.
-
Быелгы Сабан туен үткәрү мәсьәләсенә ачыклык керттеләр
Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә быел җәй башында үткәрү планлаштырылган халыкара һәм төбәкара Сабантуй бәйрәмнәре үткәрелмичә башка вакытка күчереләчәк.
-
Әлмәт полициясе ярдәм итүне сорый
Полициянең дежур бүлегенә әлмәтле мөрәҗәгать итеп, балалар самокатын урлаулары турында хәбәр итә.
-
Владимир Изаак: "Аферистлар тозагына ешрак яше 30 дан арткан кешеләр эләгә"
Күп кенә мошенниклык очраклары банк картасы артындагы кодны әйтеп салу нәтиҗәсен килеп чыга.
-
Әлмәттә игезәк балалар туган
26 май көнне Әлмәт ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре 11 нче игезәк балалар тууын теркәде.
-
Дилә Нигъмәтуллина өч көн бәйрәм итә
Бүген татар эстрадасының танылган җырчысы Дилә Нигъмәтуллинаның гомер бәйрәме - туган көне.
-
В Альметьевске зарегистрировано рождение 11 двойни
Родителям малышей вручили свидетельства о рождении.
-
Бушлай укыталар, стипендия дә түлиләр
Эшсез калган әлмәтлеләр өчен бушлай укыту оештырыла.Бу хакта Әлмәт мәшгульлек үзәге хәбәр итте.
-
Татарстанда COVID-19ның яңа 63 очрагы ачыкланды
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 63 очрагы ачыкланган. Шулардан 18 кеше госпитализацияләнгән һәм 45 кеше өйләрендә дәвалана.
-
Дәвалау үзлекләренә ия булган 7 яшелчә
1. Ачы торма. Бөер, сидек куыгыннан таш һәм комнарны чыгара. Бронхит, туберкулезны дәвалый, сидек кудыру чарасы булып тора. Бала имезүче хатын-кызларның сөтен арттыра.