21 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татар кызы Алинә Заһитова фигуралы шууда Европа чемпионы булды
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында ялгыз чыгышта алтын медаль яулады.
-
Казахстанда автобусның кинәт янып китүенең сәбәпләре билгеле
Казахстанның Актүбә өлкәсе юлында янган автобустан бикләнеп калган ишекләр чыгарга мөмкинлек бирмәгән. Бу хакта “Казахстан Sputnik” агентлыгына Актүбә өлкәсе Эчке сәясәт идарәсе хезмәткәре Виталий Синев җиткергән.
-
Аш серкәсе зарарсызландыра
Ит турау өчен тәгаенләнгән агач такталарны зарарсызландыруның бернинди кыенлыгы да юк. Моның өчен аларны су кушылмаган аш серкәсе белән сөртеп алырга кирәк. Аш серкәсе сальмонелла һәм стафилоккок кебек зарарлы микробларны үтерә.
-
Мандаринда икән дәва!
Мандаринның кабыгын моңарчы чүпкә ыргыткан булсагыз, бүгеннән җыеп барыгыз һәм сәламәтлегегез өчен кулланыгыз.
-
Зөлфәт Зиннуров ялгышканмы, мин аңламыйммы?
Сумбур язам хәзер. Зөлфәт Зиннуровның инстаграмындагы фото бу. Крещениега ай формалы бәке ясаганнар. Бүгенге зур яңалык. Күп җирдә яздылар да, күргәнсездер. Менә шушы әйбер күңелгә авыр итеп кереп утырды да, чыкмый нишләптер. Шиза кузгалды: ник шулай авыр кабул иттем соң, дим үз-үземә? Нәрсәсе дөрес түгел бу әйбернең?
-
Сочида давыл Олимпия паркының ныгытылган ярын җимергән
Яр буенда дулкыннарның биеклеге 4 метрга кадәр җиткән.