Әлмәттә «Опека» идарәсе гаиләләрне ничек саклап кала?
Соңгы өч елда Әлмәт районында ятим балалар саны 40% ка кимегән, ә дистәләгән бала туган йортына әйләнеп кайткан. Атналык планеркада «Опека» идарәсе җитәкчесе Маргарита Шәмсуллина балалар язмышларын үзгәртүче көндәлек эш нәтиҗәләре белән уртаклашты.