18 декабрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда Яңа ел төне җылы булачак
Экстремаль салкын дулкыннан соң республикага җылы агым килә.
-
Путинның песие... япон телен үзләштергән
2012 елда Япониядә табигать казалары вакытында Россиянең ярдәме өчен рәхмәт йөзеннән Япониянең Акита префектурасы хакимияте башлыгы Норихисе Сатакэ Владимир Путинга - "Акита-ину" көчеген , ә Путин Сатакэга "Мир" кушаматлы Себер песие бүләк иткәннәр иде.
-
Әлмәтнең 120 укучысы республика Чыршы бәйрәменә барачак
Казанда узачак республика Чыршы бәйрәмендә Әлмәт районының 120 укучысы кунак булачак. Бу хакта шәһәр активы белән киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева әйтте.
-
Зиннәтулла Билалетдинов – Татарстан Республикасында 2018 елның иң яхшы тренеры
Бүләкне “Ел спортчысы” чарасында тапшыру планлаштырылган иде, әмма “Ак Барс” остазы матч сәбәпле анда була алмады.
-
Киләсе елда республика прокатына чыгачак татар фильмнары билгеле
"Әпипә", "Яу", "Инсаф", "Остазбикә" фильмнары республика прокатын күздә тотып төшерелгән.
-
Бүген Әлмәттә су бирү туктатыла
"Әлмәт Водоканал" җәмгыяте вакытлыча су бирү туктатылып торачагын хәбәр итә.
-
Татарстан синоптиклары атна дәвамында көчле салкыннар булуы турында кисәтә
18 декабрьдә көндез һәм төнлә 13 градуска, аязганда 18 градуска кадәр салкын көтелә.