15 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Әлмәттә тагын бер машина янган
Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
-
Әлмәттә «ФАПларга IT » проекты тормышка ашырыла
«ФАПларга IT» проекты Әлмәт районының авыл җирлекләре базасында пилот режимында тормышка ашырыла.
-
Республикада яман шештән үлүчеләр санын киметү өчен тугыз яңа онкология үзәге ачылачак
Татарстандагы онкология проблемасы турында РФ Президентының Идел буе федераль округында Вәкаләтле вәкиле катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.
-
Россиядә яшьләр арасында дини экстремизм белән бәйле җинаятьләр ун тапкыр арткан
Ачыкланган җинаятьләр саны артуны хокук саклау органнарының уңышлы эшчәнлеге белән бәйлиләр.
-
Россиядә тәмәке тартмаучылар саны соңгы биш елда 20 процентка арткан
Табиблар 2013 елда кабул ителгән федераль законның уңай йогынтысын күрүен әйтә.
-
Әлмәт кечкенәләрен мультивикторинада катнашты
1 нче санлы “Бәләкәч” балалар бакчасында Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге һәм “ЮХК” профилактика бүлеге белән берлектә “Куркынычсыз хәрәкәт” мультивикторинасы уздырылды.
-
В Татарстане откроют девять новых онкоцентров для снижения смертности от рака
Проблему роста смертности татарстанцев от онкозаболеваний озвучил Полпред Президента РФ в Поволжье Игорь Комаров на совещании в Казани.
-
Пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү өчен консультация пунктлары ачылган
Эш эзләүчеләргә мәшгульлек үзәкләрендә дәүләт хезмәтләренең барлык төрләре күрсәтелә, яңа һөнәрләргә укыту да каралган.
-
Нефтьчеләр саллы бүләк ясады
Музыка көллияте өчен алынган орган – көньяк-көнчыгыш төбәктә бердәнбер уен коралы.
-
Җырчы Хәким Гүзәлия продюсерлыгында "Ялгыз аккош" исемле өр-яңа җырын тәкъдим итте [+ВИДЕО]
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Хәким исемле талантлы егет белән дуэтларны моннан бер ел элек чамасы яздыра башлады. Татар эстрадасына яңа гына аяк баскан Әлмәт егете Хәким Акмалеевны Гүзәлия очраклы рәвештә генә Вконтакте социаль челтәреннән күреп ала.
-
Хезмәт министры пенсия алды яшендәге кешеләрне эштән җибәргәнгә җаваплылык турында кисәтте
Татарстанда пенсия яшенә якынлашкан гражданнарның хезмәткә булган хокуклары үтәлешен прокуратура вәкилләре күзәтәчәк.
-
Әлмәттә “Фән һәм инновацияләр” халыкара форумы ачылды
Форум 14-17 ноябрь көннәрендә “Юность” ял базасында һәм Әлмәт дәүләт нефть институты мәйданчыкларында уза.
-
Игътибар: Әлмәттә светофор сүндереләчәк
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәге турында хәбәр итә.
-
Биюче полицейскийлар Интернет йолдызларына әверелә [+ВИДЕО]
Әлеге ролик 12 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми «Твиттер»ында пәйда булды. Шул рәвешле Якутиянең Амга районы полицейскийлары «Йолдызлы биюләр» бәйгесендә катнашып, теләгән һәркемне тамаша кылырга чакыра. Видеоны 20 меңнән артык кеше карап өлгергән, дип хәбәр итә Лайф.
-
Бу шимбәдә кыш килә
Кыш кайчан башлана? Әлеге сорауга җавапны Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белә. “Республикада кар бу шимбәдә үк явачак”, – дип фаразлады ул Хөкүмәт йортында узган брифингта. Юлчылар исә кышка әзер! Бозлавыкка каршы көрәштә тозны гына да 12 мең тонна әзерләп куйганнар әнә. Тик Казан урамнары өчен түгел.