9 апрель 2026 яңалыклары
-
Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы яңа укучылар кабул итә
Идел буе федераль округының Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы 5, 6 һәм 10 нчы сыйныфларга яңа курсантлар җыя. Сайлап алу этабы июнь аенда узачак, ә кабул итү шартлары белән корпусның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
-
10 апрельгә һава торышы
Яңгыр яварга мөмкин.
-
Әлмәттә Радоницада өстәмә автобуслар булачак
21 апрельдә Әлмәттә өстәмә автобуслар җибәреләчәк, алар шәһәр белән 5 нче һәм 7 нче православие зиратлары арасында йөриячәк.
-
Йөклеләр көнендә Әлмәттә «Гаилә» милли проекты кысаларында хатын-кызларга ярдәм оештырылды
Йөклеләр көнендә, Әлмәт перинаталь үзәгендә «Гаилә» милли проекты кысаларында йөкле хатын-кызларга психологик һәм гамәли ярдәм күрсәтелде. Чарада тавыш терапиясе мастер-классы узды, атналык бушлай арт-терапия дәресләре эшли башлады, ә туу таныклыгын хастаханәдә үк рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде.
-
КФУда ясалма фәһемне өйрәнү буенча магистрлык программасы ачыла: 20 бюджет урын каралган
Киләсе уку елында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Төрки телле мохиттә ясалма фәһем» магистрлык программасы ачылачак. Курс нидән гыйбарәт һәм кемнәр өчен? Бу хакта «Татар-информ«да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
-
Әлмәттән яшь пар ЗАГСка сыерчык оялары бүләк итте
Алар тантанада декор элементы булды.
-
Әлмәт җәмәгать транспорты автопаркы ике яңа автобус белән тулыланды
Алар уңайлы утыргычлар, климат-контроль һәм вентиляция системасы белән җиһазландырылган.
-
Әлмәт районында үзара салым программасы буенча 17,2 млн сум җыйганнар
Быел Әлмәт районында үзара салым алдагы елларга караганда күбрәк җыелган.
-
Татарстанда товар билгеләре һәм патентлар саны үсеш күрсәтә
2025 елда республикада товар билгеләре һәм патент хокукы объектлары буенча теркәлгән килешүләр саны сизелерлек арткан. Бу күрсәткеч Татарстанда инновацион эшчәнлекнең активлашуын һәм интеллектуаль милекне саклау системасының нәтиҗәлелеген раслый.
-
Татарстанда тәэмин итүчеләр көннәре: эре компанияләр белән 6,5 млрд сумлык килешүләр төзелгән
Өч ел эчендә Татарстанда узган тәэмин итүчеләр көннәрендә 3,5 меңнән артык эшмәкәр катнашып, нәтиҗәдә 600дән артык кече һәм урта бизнес вәкиле эре заказчылар белән 6,5 млрд сумлык килешүгә иреште. Соңгы очрашу 2 апрельдә Казанда «Энергопром» форумы кысаларында энергетика тармагына багышланып узды.
-
ТРда хәрби операция катнашучылары өчен эш урыннары квоталары кертелә
Татарстан Хөкүмәте эш бирүчеләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен 1% квота билгеләүне тәкъдим итә. Тәкъдим 200дән артык хезмәткәре булган оешмаларга кагылачак.