Әлмәт эшмәкәре ветеринария законнарын инкарь итә
Әлмәт эшмәкәре ветеринария таләпләренә колак салмый, - дип хәбәр итә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан идарәсе.
Ведомствоның рәсми сайтындагы мәгълүматларга караганда, Тихоновка авылында яшәүче А. терлекчелек продукциясен ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка гына җыя һәм сата. Ә бу хайваннар һәм кешеләргә бердәй дәрәҗәдә куркыныч тудыручы йртак авыруларның таралу ихтималын арттыра.
Әлеге гамәле өчен эшмәкәргә җитешсезлекләрне бетерү турында кисәтү ясалды. Аның үтәлешенә тикшерүче органнар күзәтчелек итә.
Фото:cxid.info
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа