Терлекчелеккә игътибар кимемәсен
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелеккә игътибар кимемәсен

Терлекчелек мәсьәләләрен хәл итү белән көзге-кышкы сезонга кергәч кенә шөгыльләнә башлыйлар дип уйлау дөрес түгел. Район хуҗалыкларында бу эш ел дәвамында алып барыла. Маллар кардадан кайтуга фермалар санитар чистарту узып, сөт җиһазларына, су белән тәэмин итү һәм тирес чыгару системаларына ревизия һәм ремонт ясала.

Районда бүгенге көндә алты меңләп баш мөгезле эре терлек бар, шуның ике меңгә якыны савым сыерлары. Уртача савым күрсәткече бүген бер сыердан тәүлегенә 21,3 килограмм. Әлмәт җирлегенең терлекчелек тармагы үсеше түбән булуга да карамастан, күп кенә хуҗалыклар, шул исәптән фермерлар маллар санын тулыландыру өстендә эшлиләр. Н.Е.Токарликов исемендәге хуҗалык сыерлар санын мең башка җиткереп килә, «Кичүчат» хуҗалыгындагы сөтлебикәләрнең баш саны – 400. «Первомайский» хуҗалыгында 82 гә, «Аппак» та 57 гә җиткән.

«Чагылтау» хуҗалыгы киләчәктә итчелек юнәлешен җәелдереп җибәрү турында да хәбәр иткән иде, бүген биредә савым сыерлары күп түгел - 25 баш кына исәпләнә.
Фермер хуҗалыкларындагы сыерларның гомуми саны 97 башны тәшкил итә. Нәрсә генә дисәк тә, фермерлар арасында малларын сатып җибәрүчеләр байтак.

  • Сәбәбе - мал азыгы җитмәү яки финанс кыенлыклар. Быелгы һава шартлары шулай ук авыл хезмәтчәннәрен сынап кына калмады, ә перспективага эшләү мәсьәләсендә дә кабат авырлыклар китереп чыгарды. Ләкин боларның берсе дә терлекләрнең баш санын киметүгә юл куярга тиеш түгел.