Әлмәтнең шәһәр пляжы җәй атмосферасын тоярга ярдәм итә
Әлмәтнең үзәгендә заманча мәйданчыклы, балалар һәм спорт зоналары, велосипед прокаты, ял итү почмаклары белән җиһазландырылан төзекләндерелгән яр буе, үзәк шәһәр пляжы урнашкан.
Искиткеч ак комлы пляжда кояшта кызынырга, су коенырга, балалар һәм дуслар белән ял итәргә мөмкин. Шәһәр күлендә халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уздырыла. Ачык һавадагы бассейн күпләрнең яраткан урыны.
Таиландтан килгән ком, ачык һавада кристалл чиста сулы бассейн, күлдә суны чистарта торган махсус бактерияләр, уен мәйданчыклары һәм экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлекләре... Әлмәт үзәгендә су саклау зоналары елы кысаларында 2016 елда пляж ачылды, аны төзүчеләр әйтүенчә, республикада да, илдә дә аңа тиңнәр юк.
Пляжга 2,5 мең тонна ком Таиландтан кайтартылган. Аны чистарту өчен җиһазлар сатып алына. 20 мең кв. м га рулонлы газон җәелгән. Җәяү йөрү өчен 3 мең кв.м гадәти юллар ясаганнар.. Вейкбордчылар өчен 600-метрлы трасса төзелде. Өч катлы бау паркының биеклеге — 9 м, ә скалодромның биеклеге 10,5 метр. Вейк парк та шунда ук урнашкан. Кыш көне вейк-парк эшләми — анда тау чаңгычылары һәм сноубордчылар күнегүләр ясый.
Фото: Татарстан Республикасының җәмәгать урыннарын үстерү программасы матбугат хезмәте