Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

Әлмәт шәһәренең үзәк пляжы

Әлмәт шәһәренең үзәк пляжы
  • Тасвирлама:

    Ак комлы Әлмәт пляжы шәһәр эчендә урнашкан.

  • Адресы:

    423461 Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, 21б.

Матур ак комлы пляжда кызынырга, су коенырга, балалар һәм дуслар белән ял итәргә мөмкин. Монда халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үткәрелә. Ачык һавада бассейн эшли. Вейк-парк эшли. Әлмәттә 2016 елда «Пляж» туристик-рекреацион зонасы ачылды. Активлыклар арасында: вейкборд станциясе, скалодром (10,5 м), бау паркы (9 м), спорт тренажерлары, волейбол мәйданчыгы, балалар мәйданчыклары, ачык һавадагы су комплексы, көймәләр һәм катамараннар прокаты пункты һәм башкалар бар.