Танылган татар җырчысы Салават Миңнеханов инде икенче ел рәттән Казан мәктәпләре тарихы турында "җанлы фоторәсемнәр" белән китаплар чыгара. Бу хакта ул Instagram социаль челтәрендә язган.
"Китаплар республикабыз тарихына - ТАССРның 100 еллыгына багышлана", - дип язган җырчы.
Басмалар Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Казан мәктәпләре директорларына тапшырылды, ә барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар. Салават Миңнеханов проектта катнашкан ата-аналарга, балаларга, укытучыларга һәм директорларга рәхмәтен белдерде.
«Бер дистә елдан соң бу китаплар бәһасез булыр дип ышанам. Бу мәктәптә укыган балалар да директорларны һәм укытучыларны рәхмәт сүзләре белән искә алачак. Ә без бу тарихның бер өлеше булачакбыз", - дип тәмамлады сүзен татар эстрадасы вәкиле.
Фото:www.instagram.com