Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл һәлакәтләре111

Зәйдә юл һәлакәтендә 9 айлык бала исән калган

12 июньдә Әлмәт ягыннан Зәйгә керү юлында йөк машинасы һәм ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Зәй янындагы коточкыч һәлакәттә 9 айлык бала исән калган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Дәүләт автоинспекциясендә. Алдан агентлык кичә кич Әлмәт ягыннан Зәйгә керү юлында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр иткән иде.

Якынча мәгълүматларга караганда, 12нче модельле “Лада”ны йөртүче 37 яшьлек ир-ат идарәне югалткан һәм зур тизлектә каршы полосага чыгып, “Исузу” йөк машинасына бәрелгән. Бәрелешү аркасында фура бер ягына ауган, ә җиңел автомобиль “Киа”га да килеп бәрелгән.

Һәлакәт аркасында “Лада” автомобиле металл өеменә әйләнгән, йөртүчесе шунда ук үлгән.

Һәлакәттә шулай ук “Киа” автомобиле пассажиры зыян күргән. Хатын-кыз куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган, шул сәбәпле, төрле имгәнүләр алган. Пассажирны "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән хастаханәгә озатканнар.

Корея автомобилендә арткы утыргычта 9 айлык бала булган. Аны имгәнүдән махсус утыргычта булуы саклап калган.

 

Фото: Госавтоинспекция РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса