Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл һәлакәтләре111

Юл-транспорт һәлакәтендә 42 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе үлгән [+ФОТОЛАР]

Татарстанда фаҗигале төстә тәмамланган юл һәлакәте фотосы чыкты

Татарстанда М7 юлында фаҗигале төстә тәмамланган юл һәлакәте фотосы чыкты. Фотоларны “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте бирде.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке 10да Мамадыш тирәсендә булган. “Хино” зур йөк машинасы белән идарә итүче 42 яшьлек ир-ат зур тизлектә юл кырыенда туктап торган “КАМАЗ”га бәрелгән.

 

Һәлакәт нәтиҗәсендә фура йөртүчесе кабинада кысылып калган. Коткаручылар ир-атны махсус җиһазлар ярдәмендә яньчелгән автомобильдән чыгарган һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Әмма 42 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

 

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса