Юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән
Юл һәлакәтләре111

Юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән

Питрәч районында кичә көндезге сәгать 2ләр тирәсендә коточкыч юл-транспорт вакыйгасы була.

« Hyundai Creta.» машинасының 35яшьлек шоферы зур тизлектә каршы як полосага чыга һәм «ВАЗ-2114» автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә «Лада»ның 36 яшьлек шоферы һәм аның өч пассажиры урында ук һәлак була. Дүрт кеше авыр хәлдә шифаханәгә озатыла. Аларның берсе биш яшьлек бала, икенчесе авырлы хатын.