Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл һәлакәтләре111

Йөк машинасы һәм автобус бәрелешеп, алты кеше һәлак булган

Узган төндә Кузбаста 52 кеше утырган автобус коточкыч һәлакәткә очраган.

Кузбаста зур йөк машинасы һәм автобус бәрелешеп, алты кешенең гомере өзелгән. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Юл һәлакәте Кемерово өлкәсенең Чебулинск районында, җирле вакыт белән төнге берләр тирәсендә булган. “Хайгер” пассажир автобусы Красноярскидан Шерегеш тау чаңгысы курортына юл тоткан. Билгеле бер вакытта арткы өлеше тайгаклап, автобус каршы як полосага очып чыккан. Анда ул Самара номерлары куелган “Вольво” йөк машинасына бәрелгән.

Бәрелешкәннән соң, фура һәм автобус юлның ике ягына ауган. Ике транспорт чарасына да җитди зыян килгән.

Автобуста бу вакытта 52 кеше барган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган. Аларның бишесе автобус пассажирлары һәм берсе фура йөртүчесе. Тагын 14 кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Хәзерге вакытта һәлакәт турында мәгълүмат ачыклана, җинаять эше кузгату хәл ителә.

Кузбастагы һәлакәттән соң,  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Красноярск крае буенча  кайнар элемтә ачты: 8 391 275 16 17.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса