Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл һәлакәтләре111

Түбән Мактама-Актүбә юлында юл һәлакәте [+ФОТОЛАР]

5 декабрьдә кичке 17 сәгать 20 минутлар тирәсендә Актүбә юлында авария булды.

УАЗ 390995 шоферы (1997 елгы), Актүбәдән Түбән Мактамага таба хәрәкәт иткәндә тиешле тизлек режимын сакламый һәм руль белән идарә итүне югалтып каршы як полосага чыга. Аннан килүче ВАЗ 211440 автомобиле белән бәрелешә (шоферы 1993 елгы). 
Авария нәтиҗәсендә ВАЗ 211440 автомобиленең алгы утыргычында баручы, куркынычсызлык каешын эләктергән хатын-кыз пассажиры (1974 елгы) уң яктан күкрәк читлегенә зыян килеп медсанчастька озатыла. Аңа амбулатор дәвалау билгеләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса