Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл һәлакәтләре111

Татарстанда юл һәлакәтеннән соң бер хатын-кыз 10 метрлы күпердән очып төшкән

Чистай районында җиңел автомобиль хатын-кызны күпердән бәрдереп төшергән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән

Агентлык язуынча, юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Урицкий урамындагы 130нчы йорт янында килеп чыккан. 10нчы модель «Лада» автомобиле, күпердә идарәсен югалтып, 39 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, ханым ун метр биеклектән егылып төшә.

67нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә, зыян күрүче шок хәлендә күпер астында ята, аның янында юл полициясенең ике хезмәткәре дә була. Инспекторлар, янгын сүндерүчеләр һәм табиблар бергәләп хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасына илтә. Аны Чистай үзәк район хастаханәсенә озаталар. +​​​​

http://matbugat.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса