Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл һәлакәтләре111

Татарстанда юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр саны 6га җитте: шул исәптән 2 яшьлек бала [+ФОТОЛАР]

Саба районында юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр саны арткан. Ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күргән, берсе – 2 яшьлек бала.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерделәр.

 

Элегрәк хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Татарстанның Саба районы Шәмәрдән-Югары Утар трассасында килеп чыккан.

 

 

Һәлакәт аркасында 50, 29 һәм 24 яшьлек хатын-кызлар һәм ике яшьлек бала җәрәхәт алган. 53 яшьлек ир-ат машинада кысылып калган, коткаручылар аңа чыгарга ярдәм иткән.

 

 

Аннары ике зыян күрүче авыр хәлдә Республика клиник хастахансенә, бала Балалар республика клиник хастаханәсенә озатылган. Һәлакәттә зыян күргән тагын өч кеше Саба үзәк район хастаханәсендә тикшерелгәннән соң, канәгатьләнерлек хәлдә амбулатория дәвалануына җибәрелгән.

 


Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса