Татарстанда узган ялларда куркыныч авария ике кешенең гомерен өзгән.
Мөслим районы Вәрәш Баш авылы янында "Нива" машинасы шоферы руль белән идарә итә алмый башлый һәм кюветка төшеп каплана. Ике кеше - шофер белән пассажир үлә. Тагын берсен авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар.