Кичә төнлә Казан янында биш машина бәрелешкән. Ачыкланганча, 35 яшьлек, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән "Лада Приора" шоферы авария китереп чыгарган.
Кичке тугызынчы яртыларда Казан-Малмыж юлында Биектау районында аның машинасы бер уңайга баручы Nissan Qashqai һәм каршыга килүче ВАЗ-2114 белән бәрелешә. Аннары шулай ук каршы юлдан хәрәкәт итүче Hyundai Solaris һәм ВАЗ-2114 белән бәрелешә. Нәтиҗәдә шофер үзе һәм аның 48 яшьлек пассажиры урында һәлак була. Hyundai Solarisтан өч кеше, шул исәптән 6 яшьлек бала хастаханәгә озатыла. Тикшерү бара.