Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл һәлакәтләре111

Татарстан вахтачылары авариягә очраган [+ВИДЕОЛАР]

Татарстан вахтачылары Ямалда юл һәлакәтенә эләккән.

Вакыйга Новый Уренгой-Ямбург автоюлында була. Вахтачылар утырган "НЕФАЗ" автобусы "МАЗ" белән бәрелешә. "НЕФАЗ"ның 15 пассажиры һәм ике машина йөртүчесе дә күпсанлы тән җәрәхәтләре алалар. Авыр хәлдәгеләрне санавиация вертолеты белән хастаханәгә илтәләр. Соңгы мәгълүматларга караганда, үлүчеләр юк. Өч кеше реанимациядә, бер кеше бик авыр хәлдә. "НЕФАЗ"да тугыз пассажир Ямалныкы булган, калганнары Саратов өлкәсе, Башкортстан, Татарстан һәм Төмән кешеләре. "НЕФАЗ" йөртүче 45 яшьлек ир юл һәм метеошартларны, шулай ук автобусның техник торышын исәпкә алмыйча хәрәкәт итеп, руль белән идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып "МАЗ" белән бәрелешә.

 

 

фото, видео: http://www.tatpressa.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса