17 гыйнварда иртәнге 8 ләр тулып килгәндә Әлмәттә җәяүлене машина бәрдерә.
Бу хәл Герцен урамындагы 80 Б йорты каршында була. ВАЗ автомобиле шоферы Герцен урамыннан Заводская урамына таба хәрәкәт иткәндә көйләнелми торган җәяүле кичүеннән юлны аркылы чыгып килүчене бәрдерә. Тән җәрәхәтләре алган җәяүлене медсанчастька озаталар.