Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл һәлакәтләре111

Әлмәт юлында куркыныч тудыручы машинаны куып тоттылар [+ВИДЕО]

Әлмәтнең ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек шофер артыннан куып, аны тоткарлады.

Ул юлда куркыныч тудырып, берничә тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза. Машинаны туктатканнан соң, шоферның аек хәлдә булмавы ачыклана. 18 яшьлек, беркайда да эшләмәүче әлмәтленең машина йөртү таныклыгы да булмый. Аның янәшәсендә 17 яшьлек үсмер дә була. Үсмер әнисе белмәгәндә генә аның «Киа Спортейдж» автомобиле ачкычын ала һәм алар икесе машинада җилдереп кайтырга булалар. Әлмәт районы буенча мировой суд исерек шоферга административ арест салып, аны 10 тәүлеккә япты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса