Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл һәлакәтләре111

Әлмәт янында тимер юлда гадәттән тыш хәл теркәлде

Кичә көндез «Колшәрип» һәм «Әлмәт» тимер юл станцияләре арасында тимер юлны аркылы чыгу урынында гадәттән тыш хәл булды.

 «МАЗ» автомобиле, светофорның поезд якынлашуы турындагы сигналына буйсынмыйча, шлагбаумны бәреп үтә һәм юлын дәвам итә. Кичке өчләр тулганда булган бу хәлне видеокүзәтү камералары теркәгән булып чыкты. Алардан карап автомобильнең дәүләт номерын ачыклыйлар. Хәзер кагыйдә бозган шоферның шәхесен ачыклау бара. «МАЗ»ны йөртүче административ җавапка тартылу белән беррәттән «РЖД»га килгән зыянны да капларга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса