Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл һәлакәтләре111

Әлмәт-Мөслим юлындагы һәлакәттән яңа мәгълүматлар [+ФОТО]

5 декабрьдә 13 сәгатьләр тирәсендә Әлмәт районында булган юл һәлакәте хакында хәбәр иткән идек.

Аннан яңа мәгълүматлар билгеле булды. Киа Венга автомобилен йөртүче хатын-кыз (1976 елгы), Әлмәттән Мөслим ягына таба барганда тиешле тизлек режимын сакламый һәм руль белән идарә итүне югалтып, каршы як полосага чыга һәм ВАЗ 21121 (шоферы 1990 елгы) белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә Киа Венга шоферын да, ВАЗ-21121 шоферын һәм пассажирын да медсанчастька озаталар. ВАЗ шоферының өске теш казналыгы сынып, аны нейрохирургия бүлегенә салалар. Калганнарга амбулатор дәвалау билгеләнгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса