Кешеләр үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте кичә була.
М-7 трассасының Балык Бистәсе районындагы участогында җиңел автомобиль белән фура бәрелешә. Нәтиҗәдә өч кеше медицина ярдәме килгәнче ук һәлак була. Тагын бер зыян күрүче авыр хәлдә шифаханәгә озатыла.