Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл һәлакәтләре111

“Дөнья гүзәле” Сания Шакирова юл һәлакәтендә һәлак булган [+ФОТОЛАР]

Такси йөртүче идарәне югалтып, юлдан чыгып киткән һәм барып бәрелгән.

Кыргызстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә “Дөнья гүзәле”нә ия булган Сания Шакирова һәлак булган.

 

Ул кичә кич Иссык-Күл өлкәсеннән таксида кайта торган булган. Такси йөртүче идарәне югалтып, юлдан чыгып киткән һәм барып бәрелгән. Такси йөртүче җәрәхәтләр белән авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. “Дөнья гүзәле”нә ия булган хатын-кыз урында ук һәлак булган.

Сания Шакирова озак еллар Мәскәүдә яшәгән һәм гүзәллек индустриясе өлкәсендә эшләгән. Ялгызы өч бала үстергән. Кыргызстан башкаласы Бишкәккә ел ярым элек кайтып урнашкан һәм берничә матурлык салоны ачкан булган.

 

 

 

 

 

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса