Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл һәлакәтләре111

"БМВ"ны тоткарлаганда юл инспекторы һәлак булган

44 яшьлек инспектор үлде, 29 яшьлек инспектор хастаханәдә, "БМВ" йөртүчесе үзе дә имгәнеп, хастаханәдә ята.

Узган төндә Казанда кагыйдә бозган "БМВ"ны тоткарлаганда, юл инспекторы һәлак булган авария фотолары чыкты. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

44 яшьлек инспектор үлде, 29 яшьлек инспектор хастаханәдә, "БМВ" йөртүчесе үзе дә имгәнеп, хастаханәдә ята.

Моңа кадәр "Татар-информ" әлеге авария турында хәбәр иткән иде. Төнлә ЮХИДИ экипажы юлда үзен дөрес тотмаган "БМВ"ны очраткан. Полиция аны тоткарларга тырышкан. Туктамаган машина артыннан берничә экипаж куа чыккан.

Декабристлар һәм Вологоградская урамнары чатында "БМВ" светофорның кызыл утына чыгып киткән, каршыга килә торган юл экипажы машинасына бәрелгән.

Патруль машинасында пассажир утыргычындагы 44 яшьлек инспектор бик каты имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. Ул шунда вафат булган.

29 яшьлек икенче инспектор баш мие селкенеп, хастаханәгә озатылган.

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса