Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл һәлакәтләре111

Биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән

Малай хәзер Республика балалар клиник хастаханәсендә.

Татарстанның Биектау районында биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-нейрохирургы Эльза Фатыйхова хәбәр итте.

Малай 21 гыйнвар көнне Биектау авылында әтисе һәм апасы белән кар автомобилендә шуган. Башы имгәнгән баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә реанимациягә салганнар.

«Малайның хәле уртача. Аны реанимациядән нейрохирургия бүлегенә күчерделәр. Бала аңында, әнисе аның янәшәсендә. 21 гыйнварда малайның башына операция ясалды», - диде табиб-нейрохирург Эльза Фатыйхова.

Шунысы да билгеле: малайның апасы кар автомобиленнән егылып борынын сындырган. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса