Кыю яшьләр өлгерлектә көч сынашты
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан калабызда төрле патриотик чаралар уздыру матур гадәткә әверелде.
Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге паркта традицион «Ратник-2022» хәрби-спорт уены узды. Биредә барлыгы 8 команда ярышты. Араларында авыл яшьләре дә бар иде.
Район һәм шәһәр яшьләре арасында бик популяр булган әлеге чараның төп оештыручысы булып һәрвакыттагыча яшьләр һәм балалар эшләре идарәсе торды. Әлмәтнең җәмәгать оешмалары, клуб-лары җитәкчеләре әлеге хәрби-спорт уенының катнашучыларда команда рухы, җитезлек, төгәллек кебек сыйфатларны үстерергә ярдәм итүен ассызыкладылар. Алар командаларга уңышлар һәм лаеклы җиңүләр теләделәр.
Сигнал булуга, катнашучылар биремнәрне үтәргә керештеләр. Командаларның бурычы чикләнгән вакыт эчендә билгеле бер территориядә урнашкан этапларда егермедән артык сынауны төгәл үтәп, максималь балл җыюдан гыйбарәт иде.
Яшьләр бик җитез һәм бердәм булып, ноктадан ноктага таба күчтеләр, арыдылар, әмма сынатмадылар - соңгысына кадәр көрәштеләр. Чара төрле уен-көлке белән дәвам итте. Соңыннан җиңү-челәр билгеләнде.
Эшләүче яшьләр арасындагы категориядә беренче урынны Әлмәт торба заводы командасы яулады. Икенче урынны «СМП-Нефтегаз» АҖ, «Район мәдәният йорты» учреждениесе, Урсалы микрорайоны һәм Түбән Мактама бистәсе яшьләре үзара бүлеште. «Әлмәт-Водоканал» АҖ командасы яшьләре өченче урынга чыкты.
«Студентлар» категория-сендә беренче урынны Әлмәт медицина көллияте яшьләре яулады. Икенче урынга «КНИТУ-КАИ»ның Әлмәт филиалы студентлары лаек дип табылды. Әлмәт физкультура көллияте өченче урынга чыкты.
Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән командаларны кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләделәр.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа