Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә югалган егетне эзләү дәвам итә

Ул медицина ярдәменә мохтаҗ.

Әлмәттә югалган  кешене эзләү дәвам итә.

19 яшьлек Илдар Шәеховның кайда икәнлеге 23 декабрьдән бирле билгеле түгел.

Илдарның буе якынча 160 сантиметр, уртача гәүдәле, чәчләре сары һәм күзләре соры-зәңгәр. Югалган вакытта аның өстендә юка соры куртка, зәңгәр джинсовка, кара-яшел спорт штаннары һәм кара ботинкалар булган. Аның сәламәтлек мөкинлекләре чикле, медицина ярдәменә мохтаҗ икәнлеге хәбәр ителә. 

 

32 яшьлек Арслан Таипов та югалган. Ир-атның кайда икәнлеге  узган елның 29 сентябреннән билгеле түгел. Ул Сургут шәһәрендә юкка чыккан, әмма, эзтабарлар мәгълүматы буенча, Татарстан республикасының теләсә кайсы шәһәрендә булырга мөмкин.


Әгәр дә сез бу кешеләрнең урнашуы турында беләсез икән, 8-800-700-54-52 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез. Кайнар линия тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса