Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Татарстанда шәһәр проблемаларын халык үзе хәл итсен өчен цифрлы платформа эшли башлаячак

Республикада 2021 елда халыкны шәһәр үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү өчен цифрлы платформа эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Сервисның җирле бизнеска һәм хакимияткә дә ачык булачагын хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы.


Программа ярдәмендә халык идарәче компанияләр белән аралаша һәм ишегалды мәйданчыгын яхшырту өчен идеяләр тәкъдим итә алачак. Платформада белдерүләрнең виртуаль тактасы барлыкка киләчәк, ул гражданнарга күпфатирлы йорттагы барлык вакыйгалар турында мәгълүмат бирәчәк.


Такта ярдәмендә кеше булачак һәм планлы су, утны өзү, ремонт эшләре турында вакытында беләчәк. Халык игъланнарны мөстәкыйль рәвештә дә яза алачак”, − дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.


Кушымтада һәр кулланучының үз профиле бар, аның аша ул идарәче компанияләргә гаризалар җибәрә, ишегалдын яхшырту буенча инициативалар тәкъдим итә, җирле берләшмәләргә керә һәм күршеләре белән аралаша ала. Платформа ярдәмендә Татарстан халкы шулай ук кибет, кафе, матурлык салоннары һәм торак комплексы янында урнашкан башка биналарда эшләп килүче барлык акцияләр һәм тәкъдимнәрне күрә, фикер калдыра һәм актуаль контактлар таба алачак.


"Шул ук вакытта платформа бизнесменнарга һәм үзмәшгульләргә үз клиентларына якынрак булырга мөмкинлек бирәчәк. Алар кешеләрне нинди акцияләр җәлеп итә, нинди хезмәтләр кызыксындырганын белә алачак. Озакламый цифрлы платформа эшләнеп бетәчәк. Декабрьдә актив тестлаштыру стадиясе башланачак", - дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса