Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр ике медаль яулады

5-6 март көннәрендә Чаллы шәһәрендә 21 яшькә кадәргеләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округ беренчеле узды. Анда Идел буе федераль округының иң көчле 144 спортчысы катнашты.

Биредә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясаган Олимпия резервы спорт мәктәбенең 8 спортчысы Әлмәт данын яклады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә 55 кг авырлык категориясендә Хакимджон Давронов, 63 кг авырлык категориясендә Максим Хәйретдинов "бронза"га ия булдылар.

Моннан тыш, Әлмәт егетләре Хабаровск шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашу хокукына ия булды. 

Егетләр тренерлары Э. Гаджиев, Э. Джанвелян, Д. Корнилов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса