Әлмәт спортчылары сынатмады [+ФОТОЛАР]
27-28 октябрь көннәрендә Нефть һәм газ сәнәгате көне уңаеннан Җәлил бистәсендә бокс буенча республика турниры узды. Турнирда Әлмәт,Түбән Кама, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Яр Чаллы, Сарман, һәм Азнакай шәһәрләреннән килгән 70 спортчы катнашты.
Әлмәт спортчылары бу юлы да алдынгылар рәтендә булдылар.
Беренче урынны 24 килограммга кадәр авырлык категориясендә Марат Мингазов (2009 елгы), 34 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илдар Шәңгәрәев (2006 елгы) һәм Артем Бормотов (2006 елгы), 52 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ильяс Әхмәтгәрәев (2005 елгы), Артем Назаров (2005 елгы) һәм Хазар Мехтизаде (2003 елгы) яулады.
Икенче урынга 52 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рамазан Дәүләтшин (2006 елгы), 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә Влад Беляев (2005 елгы), 56 килограммга кадәр авырлык категориясендә Азат Баймиев (2005 елгы), 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә Виктор Ежов (2002 елгы) ия булды.
Өченче урынга 46 килограммга кадәр авырлык категориясендә Алмаз Шәвәлиев (2007 елгы), 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә Антон Андиряков (2005 елгы) лаек булды.
Тренерлары – Низамеев һәм Бормотов.
Беренче урынны 30 килограммга кадәр авырлык категориясендә Марат Идиятуллин (2007 елгы ), 26 килограммга кадәр авырлык категориясендә Данил Епишов (2007 елгы) алды.
Икенче урынга 32 килограммга кадәр авырлык категориясендә Никита Пугин (2007 елгы), 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ярослав Бычков (2003 елгы ) лаек булды.
Өченче урынга 48 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рафаэль Хайбуллин (2004 елгы), 48 килограммга кадәр авырлык категориясендә Тимур Гарифуллин (2004 елгы) ия булды.
Тренерлары – Салихов.
Команда зачетында Әлмәт шәһәре беренче урынны алды!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа