29 октябрь 2018 яңалыклары
-
Әлмәт өлкәннәренә эш урыннары тәкъдим иттеләр
Әлмәт мәшгульлек үзәге үткәргән вакансияләр ярминкәсенә пенсия яшендәге һәм пенсия алды яшендәге 126 кеше килгән иде.
-
Татарстан югары уку йортларында белем алу 18 процентка кыйммәтләнгән
Татарстандагы куллану базарында еллык инфляция августтагы 2,4 процент белән чагыштырганда 2,6 процентка кадәр арткан.
-
Алимент түләмәгән Әлмәт кешесен 12 тәүлеккә кулга алганнар
Бу кеше ел ярым эчендә 200 мең сумнан артык әҗәт җыйган.
-
“Әти сау-сәламәт хатын өстенә тагын берне алып кайтып, сез теләсә кая барыгыз, диде”
Начарлыкны бала истә калдыра, диләр. Мин дә балачакның күбрәк тискәре якларын гына хәтерлим, әйтерсең, күңелле вакыйгалар булмаган. Әти бик кырыс кеше иде, тик барыбер яраттык, ни дисәң дә, ул бит безнең әти. Ә әнигә күрмәгәнен күрсәтте ул: ничек йөрәге түзде икән газиз әниемнең…
-
Бер рюкзак алтын!
Якутиядә бер урманда федераль иминлек хезмәткәрләре рюкзак тулы алтын күтәреп барган ирне тотканнар.
-
Әлмәт спортчылары сынатмады [+ФОТОЛАР]
27-28 октябрь көннәрендә Нефть һәм газ сәнәгате көне уңаеннан Җәлил бистәсендә бокс буенча республика турниры узды. Турнирда Әлмәт,Түбән Кама, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Яр Чаллы, Сарман, һәм Азнакай шәһәрләреннән килгән 70 спортчы катнашты.
-
Ябыгырга теләүчеләрнең 5 төп хатасы
Күп кенә хатын-кызлар инде хәзер үк Яңа елны ничек каршы алачагы турында уйлана башлый. Еш кына артык килограммнарның тышкы кыяфәтен дә, кәефен дә бозуларын сизәләр. Дүшәмбедән диетага утырырга карар кылучылар, иртән уянуга вәгъдәләрен оныта. Кыздырылган бәрәңге ашамыйча һәм суыткыч янында әрле-бирле йөрмичә генә ничек дөрес итеп ябыгырга соң?
-
Гүзәл Уразова "186 илгә визасыз-чуртсыз керә торган "гражданин Мира" Муса Маликов белән казанлыларга сюрприз әзерли
Муса Маликовны татарда белмәгән кеше юктыр. Өлкәннәр аны 90нче елларның талантлы баласы дип белә. Урта буын – телевизордан карап үскән үзенең яшьтәше дип. Дөрес, яшьләр, яшүсмерләр Муса белән таныш булмаска мөмкин, чөнки ул соңгы елларны бик күренми. “Күренми” дигәнебез татар эстрадасында бик катнашмый.
-
Паспортын карга урлаган!
Таможня хезмәткәрләренә паспортын күрсәтергә дип сузганда, эстонлының кулыннан аны карга тартып алып, күздән югалган.
-
Әлмәт районында клубтан өенә кайтып барышлый югалган ир-атны эзлиләр
Иртәнге бишләр тирәсендә бу ир хатынына шалтыратып, чирәмдә ятуы һәм аякларын сизмәве хакында хәбәр иткән.
-
Россиядә эшсезлек дәрәҗәсе минималь күрсәткечкә җиткән
Быелның җәйге чорында эшкә сәләтле яшьтәге гражданнар саны 46,2 миллион кеше тәшкил иткән, шуларның 3,5 миллионы эшкә урнаштырылмаган.
-
Татарстанлылар «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия акциясенә кушыла
Казанда Татарстан халыкларының Дуслык йортында диктант язып булачак.
-
Әлмәттә КВН фестивале була [+АФИША]
1 ноябрь көнне Әлмәттә район башлыгы кубогына КВН фестивале узачак.
-
Район башлыгы белән туры эфир булачак
Тапшыру барышында туры эфирга шалтыратып, һәркем борчыган соравын җиткерә ала.
-
Әлмәт районындагы янгында йорт хуҗасы һәлак булган
28 октябрь көнне 7 сәгать 47 минутта коткару хезмәтенә Яңа Михайловка авылының Заречная урамындагы бер йортта янгын чыккан дигән хәбәр барып ирешә.